Башкортстанда «Китап бәйрәме» III Халыкара китап ярминкәсендә катнашуга гариза бирү кампаниясе ачылды, дип хәбәр итә форумның оештыру комитеты. Китап ярминкәсендә Русия һәм чит ил нәшриятлары, китап сату фирмалары һәм оешмалары, китапханәләр, китап кибетләре һәм полиграфия предприятиеләре катнаша ала. Моның өчен форумның www.kitap-bayram.ru. рәсми сайтында махсус форма тутырырга кирәк
Исегезгә төшерәбез, «Китап-байрам» Халыкара китап ярминкәсе Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2023 елдан бирле үткәрелеп килә. Бу вакыт эчендә ул әдәбият сөючеләрне, язучыларны, нәширләрне җәлеп итү үзәгенә генә түгел, ә республиканың төп мәдәни вакыйгаларының берсенә дә әверелде. Узган елны үткән II Халыкара китап ярминкәсендә 233 нәшрият үз продукциясен тәкъдим итте. Катнашучылар Русиянең 18 төбәгеннән һәм 7 илдән (Беларусь, Әзәрбәйҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан, Согуд Гарәбстаны) килгән иде. Ярминкәдә 170 меңнән артык кеше 73 меңнән артык нөсхәдәге китап сатып алды. «Китап бәйрәме» ярминкәсен оештырган һәм үткәргән өчен Башкортстан 2024 ел йомгаклары буенча «Русиянең әдәби флагманы» статусына лаек булды.
Фотоны күргәзмәнең оештыру комитеты тәкъдим итте.