Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2025, 09:43

«Ел укытучысы» кем булыр?

Уфада туган телләр һәм әдәбиятлар буенча "Ел укытучысы" конкурсының республика этабы башланды.

«Ел укытучысы» кем булыр?
«Ел укытучысы» кем булыр?

Моңа кадәр «Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы» конкурсы аерым үтә иде, быел ул башка туган телләр белән берләштерелде. Хәзер татар филологиясе белгечләре белән бергә чуваш, мари, удмурт һәм башка милләт укытучылары да көч сынаша.

Конкурста татар теле һәм әдәбияты фәне буенча белем бирүче 8 укытучы катнаша. Кичә конкурсантлар Уфаның Нижегородка бистәсендә урнашкан 25 нче мәктәптә дәрес өлгеләрен күрсәтте.

Абруйлы жюрины Башкортстан Мәгариф министры урынбасары Әлфия Закир кызы Галиева җитәкли. Аның белән берлектә филология фәннәре докторы, М. Акмулла исемендәге БДПУ профессоры Илшат Насыйпов, филология фәннәре кандидаты, УФһТУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, доцент Альбина Хәлиуллина һәм Башкортстан мәгарифен үстерү институтының башкорт һәм башка туган телләр кафедрасы өлкән укытучысы Руслан Сөләйманов, узган елны татар теле  һәм әдәбияты буенча "Ел укытучысы" булып танылган Римма Арсланова конкурсантларның һөнәри осталыгына гадел бәя бирәчәк. Алардан тыш жюри составында республикада укытылучы башка туган телләр буенча белгечләр дә бар.

Бәйгедә катнашучыларга уңышлар телибез!

Автор фотосы.

«Ел укытучысы» кем булыр?
«Ел укытучысы» кем булыр?
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас