«Мин – профессионал» федераль олимпиадасының йомгаклау этабы Уфадагы вузара кампуста узачак. Олимпиаданың бу сезонының 71 юнәлешеннән җидесе Уфа фән һәм технологияләр университетында үтә. Биотехнология, геология, экология һәм психология буенча йомгаклау этаплары – 15 һәм 16 февральдә, математика һәм физика буенча – 22-23 мартта, математик модельләштерү буенча апрель уртасында узачак. Җиңүчеләргә һәм призерларга илнең әйдәп баручы югары уку йортлары магистратурасына һәм аспирантурасына кергәндә ташламалар ясалачак. Аларны шулай ук эре компанияләрдә стажировка узу мөмкинлеге, 300 000 сумга кадәр акчалата призлар һәм башка бүләкләр көтә.
Биотехнология, геология, экология һәм психология буенча олимпиаданың йомгаклау этабын Томск дәүләт университеты Русиянең Табигать һәм кеше институты һәм Уфа университетының Гуманитар һәм социаль фәннәр институты белән берлектә оештыра. Барлыгы 300 кеше катнашыр дип көтелә.
– Биремнәр җитди, тирән белем һәм практик күнекмәләр таләп итә торган булачак. Әйтик, биотехнология һәм экология буенча мәсьәләләрне чишүгә – 180 минут, геология буенча – 240 минут вакыт биреләчәк. Олимпиада студентларның белемнәрен һәм практик әзерлеген тикшерү өчен шәп платформа булып тора, – дип билгеләп үтте Уфа университеты ректоры Вадим Захаров.
Чыганак: Башкортстан Республикасы Хөкүмәте.