Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
13 февраль , 20:25

Туган телне ничек сакларга?

Бүген Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы укытучылары делегациясе Бүздәк районында туган телләр укытучыларның район методик берләшмәсе җыелышында булды.

Туган телне ничек сакларга?
Туган телне ничек сакларга?

Очрашуның беренче өлешендә килгән кунакларны Каран урта мәктәбе директоры Айрат Флүр улы Мансуров сәламләде. Махсус хәрби операциядә катнашып, батырлар үлеме белән вафат булган яугирләрнең балалары белән эшләргә җиңелләрдән түгел икәнлеген аңлатты Айрат Флүр улы. Мәктәптә укытучыларның яңа шартларда эшләргә өйрәнүләрен сөйләп үтте.

Җыелышның темасы: «Туган телне саклау һәм үстерү, аны өйрәнү өчен шартлар». Ә моны тормышка ашырырга, эшләре өчен янып торган һөнәр ияләре булу кирәк.
Чыннан да, укытучылар-кирәк чакта безне мактаучы да, яклаучы да, киңәшчеләребез дә. Без кайда гына эшләсәк тә, нинди генә дәрәҗәләргә ия булсак та, барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга, белемгә карата битараф булмаска өйрәткән укытучылары бар. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге киләчәктә бала тормышында әйтеп бетергесез мөһим роль уйный. Кешедә туган телебезгә, туган җиребезгә карата мәхәббәт уята ала торган, укытучыларның төре бар, ул-татар теле укытучылары.

Каран урта мәктәбенең татар теле укытучысы Зөлфия Җәмил кызы Мансурова коллегаларына бүгенге көндә актуаль булган, кызыклы методикага таянып төзелгән, ачык дәрес күрсәтте. Дәрес Роберт Миңнуллинның әсәрләрендә «Туган як» лирикасы темасына багышланган иде.
Укучыларның дәрестә әдипнең иҗаты белән кызыксынулары, аның биографиясен белү дәрәҗәсе җыелган укытучыларны шатландырды. Шул кечкенә тел сакчылары туган телдә ихлас, тырышып, җентекләп җавап биргәндә, һәр укытучының күңеленнән нур сибелгәне тоелды.

Түгәрәк өстәл барышында укытучылар бүгенге көннең төп проблемасы-балаларның төрле телдә аралашулары һәм фикер йөрткәндә бер генә телне сайлап, диалог кора алмаганлыклары турында сөйләштеләр. Балаларның татар телендә аралашканда, гадәттә, рус телендә фикерләп, шул фикерне туган телгә тәрҗемә иткәннәре ачыкланды. Каран мәктәбендә укучылар 4 тел өйрәнәләр икән: татар теле, башкорт теле, рус теле һәм инглиз теле.
Түгәрәк өстәл барышында башкорт теле укытучысы Альбина Әнгам кызы Шәрифуллина «Гүзәл Өфөм - башкалам» дип исемләнгән мастер-класс күрсәтте. Башлангыч сыйныф укытучысы Резеда Рәсим кызы Мәүлетова «Туган телләрне өйрәтүдә балалар матбугатының роле» дигән темага бик кызыклы чыгыш ясады.

Уфадан килгән укытучыларның төп бурычы кунак булуда түгел, ә югары уку йортына белемле, телне саклап калырга омтылучы абитурентлар, аларны олы юлга әзерләгән укытучылар белән күрешүдә иде. Һәм бу максатка алар ирештеләр. Кафедра мөдире вазифасын башкаручы филология фәннәре кандидаты, доцент Альбина Габит кызы Хәлиуллина, филология фәннәре кандидаты, доцент Илмира Фәргать кызы Зарипова һәм филология фәннәре кандидаты, доцент Зәбирә Сәгыйть кызы Кәримова Бүздәк районының авылларыннан килгән укытучылар, укучылар белән кафедра тарихы, аның бүгенге көндәге язмышы һәм киләчәтәге планнары турында  уртаклашты.

Университет укытучылары шәһәрдә генә түгел авылларда да туган телдә аралашучы балаларның кимү куркынычы, статистиканың бик үк сөендерә торганнардан булмаганын, авылдагы укытучыларны телне бергә сакларга әйдәделәр. Татар филологиясен өйрәнүче яшьләр санын арттыру кирәкләген ассызыклап үттеләр.
Альбина Габит кызы Республика татарлары милли-мәдәни автономиясе исеменнән ветеран укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырды, китаплар белән бүләкләде. Мәктәпкә дә махсус әзерләп алып килгән бүләкләрне тапшырды. 
Фәһемле, иң мөһиме, нәтиҗәле очрашу килеп чыкты.

Туган телне ничек сакларга?
Туган телне ничек сакларга?
Туган телне ничек сакларга?
Туган телне ничек сакларга?
Туган телне ничек сакларга?
Туган телне ничек сакларга?
Туган телне ничек сакларга?
Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас: