Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсе 2025 елда вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләрнең максималь һәм минималь күләмен арттырды.
– Агымдагы елда Башкортстанда уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә торган вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасы көненә 5 673 сумга җитте. Пособие күләме индивидуаль, ул хезмәткәрнең страховой стажына һәм хезмәт хакы күләменә бәйле, – дип аңлатты Социаль фондның Башкортстан бүлеге идарәчесе Фәнил Вахитов.
Әгәр хезмәт хакы МРОТтан азрак яки хезмәткәрнең стажы 6 айдан кимрәк булса, уртача көнлек хезмәт хакы МРОТ суммасыннан чыгып исәпләнә. Быел Башкортстанда минималь хезмәт хакы 25 806,00 сумга кадәр күтәрелде, шуңа күрә больничныйлар буенча түләүләрнең минималь күләме дә арттырылды.
Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиене исәпләгәндә хезмәткәрнең алдагы ике календарь елдагы хезмәт хакы исәпкә алына. Көнлек уртача хезмәт хакы хезмәт хакы суммасын 730 га бүлү юлы белән билгеләнә (ике ел эчендә көннәр саны). Пособие түбәндәге күләмдә түләнә:
Йөклелек һәм бала табу буенча максималь пособие күләме 140 көнлек больничный өчен 794 мең сумга кадәр арткан. Әлеге пособиенең минималь күләме республикада, район коэффициентын исәпкә алып, 118778 сумга җиткән. Түләү суммасы хезмәт килешүе буенча эш вакытының озынлыгына бәйле.
Йөклелек һәм бала табу буенча больничныйларны исәпләү өчен шулай ук булачак ананың алдагы ике календарь ел өчен хезмәт хакы алына. Ул, хатын-кызның йөклелек һәм бала табу буенча ялда, бала карау буенча ялда һәм больничныйда булган көннәрен кертмичә, 730 яки 731 гә (ике елдагы көннәр саны) бүленә. Бу пособиене исәпләгәндә стаж әһәмиятле түгел, ул һәрвакыт уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнә.
2024 елда вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләр түләүгә Башкортостан Республикасында 13,8 миллиард сум, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр түләүгә 3 миллиард сумнан артык акча җибәрелде.
Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе матбугат хезмәте.