1 февральдән Русия Социаль фондының Башкортстан бүлеге “Ана капиталы” күләмен 9,5 процентка индексацияләде. Хәзер капиталның бәясе түбәндәгечә:
– 690 266, 95 сум – әгәр гаиләдә 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап туган яки уллыкка алынган бер бала булса; 2007 елдан 2019 елга кадәр туган яки уллыкка алынган ике балалы гаиләләр өчен дә шундый ук сумма каралган;
– 912 162,09 сум – 2020 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туганда яки уллыкка алынганда түләнелә. Ул шулай ук өченче яки дүртенче балаларга да түләнелергә мөмкин. Моның өчен “Ана капиталы”ның элек рәсмиләштерелмәве кирәк.
– 221 895,14 сум – гаиләдә икенче бала туганда өстәмә түләү күләме
Әгәр “Ана капиталы” суммасы өлешчә файдаланылган булса, калган акчалар шулай ук индексацияләнәчәк.
Гаилә капиталы акчаларын:
– торак шартларын яхшырту;
– балаларга белем бирү;
– 3 яшьтәге балага (балаларга) айлык түләү;
– инвалид балаларны социаль адаптацияләү һәм җәмгыятькә интеграцияләү;
– сертификат хуҗасының тупланма пенсиясе.
“Ана капиталы”ның 10 мең сумнан артмаган өлешен бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә алырга мөмкин.
Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлеге.