+1 °С
Кар
Гафури районында яшәүче 21 яшьлек егет «кеше урлау», «талау» һәм «машина яки башка транспорт чарасын урлау максатыннан хокуксыз кулга төшерү» дигән өч маддә буенча суд каршына басачак.
БР Прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, армиядә хезмәт иткәндә, егет сөйгән кызы һәм дусты арасындагы якын мөнәсәбәтләр турында белеп калган.
Шуннан ул көндәшенә очрашу билгеләгән. «ВАЗ 21140» автомобилендә сөйләшкәндә, рульгә үзе утыра һәм, көч куллану белән янап, зыян күрүчене машинада торак пункты читенә алып китә, анда аны кыйный. Ир-ат үз гаебен таныган. Җинаять эше Гафури районара судына җибәрелгән.