Гыйльми дәрәҗәле, зур тормыш тәҗрибәсенә ия галимнәрнең балаларча беркатлылыгына кайчак исләр китәрлек. Шушы көннәрдә Уфа югары уку йортларының берсендә укытучы 65 яшьлек ханым мошенниклар тозагына килеп каба. Атна башында мессенджерларның берсендә аңа ректор аккаунтыннан хәбәр килә. Югары уку йорты ректоры аңа вузда тикшерү көтелә дип хәбәр итә. Имеш, хокук саклаучылар тиз арада аңа шылтыратырга тиешләр. Чынлап та, телефоннан шылтыраталар. Аферистлар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыра. Алар вуз укытучысының акчаларын урланудан саклау өчен “хәвефсез счет”ка күчерергә күндерәләр. Нәтиҗәдә, аферистларның күрсәтмәләрен үтәп, ханым 1 миллион сум акчасыннан колак кага.
Узган көн эчендә генә дә телефон мошенниклары республикада яшәүчеләрдән алдау юлы белән 7 миллион сум акча тартып алган. Аларның тозагына укымышлы кешеләр дә эләгүе аптырата. Кем әйтмешли, “грамотакайларың булу беләнмени ул, хәрефләрне танымагач”. Эчке эшләр министрлыгы паспорт мәгълүматларыгызны, банк реквизитларыгызны чит кешегә хәбәр итмәгез дип кабатлап торса да, алданучылар саны кимеми.
Чыганак: Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге.