Җәмгыять
15 Января 2025, 02:35

Бозда сак бул!

Бөре районында Агыйдел елгасы аша боз кичүе ачылды.

Бозда сак бул!Бозда сак бул!
Бозда сак бул!

Яңа кичү 3 тоннага кадәр йөк күтәрә ала. Аның аша үтү өчен ике полоса каралган. Кичүнең озынлыгы – 520 метр. Бу – республикада боз аша икенче кичү. Беренчесе Караидел районында Караидел елгасы аша Бөре-Тастубә-Сатка автомобиль юлында урнашкан.

Яңа кичү ачылу уңаеннан Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәлеге юл йөрүчеләр өчен түбәндәге кисәтүләрне таратты.

Уяу булыгыз! Боз кичүе аша чыкканда:

– акрын тизлек белән хәрәкәт итегез;

– туктамагыз;

– кискен кузгалып, ыргылып йөрмәгез;

– узышмагыз;

– бозда кискен борылышлар ясамагыз.

Фото: https://02.mchs.gov.ru/

Бозда сак бул!
Бозда сак бул!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас