Бүген, 9 гыйнварда, бөтен Уфа белән чыршы бәйрәменә дә түгел, кибеткә дә, хәтта тау шуарга да түгел, беренче эш көненә чыктык. Шәһәрнең беренче эш иртәсе бик җиңелләрдән булмады төсле: йокы туймады, тышта буран. Зарыгып көткән яллар күз ачып йомганчы үтте дә китте дигән уйлар һәрбер эш кешесенең уендадыр.
Шунысы гаҗәп, таң көтелгәнчә “бөкеле” булып атмады. Онлайн-карталар юл тыгыннарын иң күбе 7 балл гына күрсәтте. Көчле кар яву һәм беренче эш иртәсе аркасында, югыйсә, 10 балга дә исәп тотарга мөмкин иде.
Шәһәр эчендә түзәрлек әле, табигатьтә начар һава торышы юк, ә менә шәһәрдән читтә начар һава шартлары аркасында, Р-240 трассасында хәрәкәт вакытлыча чикләнде. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сөйләделәр. Чикләүләр кичә кичке сәгать 17:00 дән гамәлгә керде.
Әлегә Уфа — Оренбург трассасында, 28 нче чакрымнан 134 нче чакрымга кадәр юл юк. Чикләүләр пассажир автобусларына, маршрут һәм җиңел таксиларга, шулай ук йөк транспортына кагыла.
Сәбәбе көчле җил, кар явуы һәм юлның начар күренүе.
Чыганак: kantrobas.lievejournal.com