Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 гыйнвар , 22:12

Туристлар агуланган!

Алар шулай ук турбазада тычканнар булуына да зарланган.

Туристлар агуланган!
Туристлар агуланган!

Октябрьский шәһәре янындагы “Өязе-Тау” турбазасында 15 турист агуланган, шуларның 7се балалар. Алар арасында Мәскәү кунаклары да бар. Туристларны каршы алганда фирменный сыйлау азыклары – сыр һәм каз итеннән авыз иттергән булганнар. Агуланучылар шуннан ротавирус эләктерүләрен белдерә.

Турбаза җитәкчесе Ирек Насибуллин сүзләренә караганда, тычканнарны декабрь аенда агулаган булганнар. Азыктан агуланучылар хастаханәгә мөрәҗәгать итмәгән, ял итүләрен дәвам иткәннәр. Шуны да әйтергә кирәк, Яңа ел көннәрендә турбазада 250 кеше ял иткән, алардан дәгъвалар булмаган.

Бу мәскәүлеләрнең урынлы тәнкыйтеме, яки “эт корсагына сары май” ярамаумы, бу сорауга җавапны Роспотребнадзор бирәчәк.

 

Туризм министрлыгы фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: