Җәмгыять
4 Января 2025, 17:19

Заһит МУРСИЕВ. Матурлыкка сусау

Хатын-кызларга ничек эндәшергә соң? Матур итеп, хөрмәтләп, кадерләп, яратып. Бер сүз белән.

Заһит МУРСИЕВ. Матурлыкка сусауЗаһит МУРСИЕВ. Матурлыкка сусау
Заһит МУРСИЕВ. Матурлыкка сусау

Инетта фикер алышу бара. Хатын-кызларга ничек эндәшергә соң? Матур итеп, хөрмәтләп, кадерләп, яратып. Бер сүз белән. Ханым сүзе күпләргә ошамый. Әгәр син минем ханым икәнсең, димәк, мин синең батрагың яки колың булып чыгам. Туташ. Монысы инде татарда кияүгә чыкмаган кызларга әйтелә торган сүз. Ә таныш булмаган чибәркәйгә ничек әйтәсең, кем ирле, кем ялгыз икәнен ничек беләсең? Әнә шуңа күрә дә хатын-кыз атамасын уйлап тапканнар инде. Бик әйбәт сүз, тик турыга эндәшкәндә бөтенләй яраксыз.

– Әй, хатын-кыз, миңа бер кило алма үлчәп бирегез әле.

Сатучылар телгә оста, әллә ни әйтеп куюы да бар. Сатучы дигәннән, туксанынчы елларда безнең районга бер сатучы килә иде. Ул безгә алмакай дип эндәште.

– Алмакаем, әйт, сиңа нәрсә кирәк?

Без менә шул “алмакай” булыр өчен бара идек. Чиновниклар кебек түгел, якын туган шикелле “син” дип эндәшүе йөрәкне эретә. Менә шулай. Үзенең матур сүзе белән Казан кызы уңышлы сату итте. Хәзер ул сатучылар юк инде. Дефицит беткәннән соң дефицит ташучылар да бетте. А.Райкин: “Пусть всегда будет дефицит”, – дип юкка гына әйтмәгән икән, нәрсәдер бушап калды.

Кем ничек, ә мин менә шул елларны, шул апаны бик тә сагынам. Тәмле сүзле алмакайлар бүтән юк микәнни?

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас