Җәмгыять
25 Декабря 2024, 12:53

Яңа ел бәйрәмнәрендә пенсияләр ничек киләчәк?

Русиядә Яңа ел бәйрәмнәре быел 29 декабрьдән башлап 8 гыйнварга кадәр дәвам итә. Бу көннәрдә өлкәннәргә пенсияләр ничек таратылачак соң? Аңлатып үтәбез.

Яңа ел бәйрәмнәрендә пенсияләр ничек киләчәк?Яңа ел бәйрәмнәрендә пенсияләр ничек киләчәк?
Яңа ел бәйрәмнәрендә пенсияләр ничек киләчәк?

Русия Социаль фондының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гыйнвар ае өчен пенсияләр һәм башка социаль түләүләр почта бүлекчәләре аша күнегелгән график буенча – 3 гыйнвардан башлап халыкка таратылачак. Аның конкрет датасы декабрь ае өчен пенсия квитанцияләрендә  үк күрсәтелгән иде.

Кредит оешмаларына акчалар күчерү килешүдә билгеләнгән вакыт – 12 гыйнвардан бераз алданрак 10 гыйнварда ук башкарыла. Шуннан соң инде пенсияләр график буенча – 21 һәм 23 гыйнварда күчереләчәк. Бу хактагы төгәл мәгълүматны 8-800-100-00-01 телефоны буенча Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсеннән алырга мөмкин.

Барыгызны да Яңа ел белән!

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Яңа ел бәйрәмнәрендә пенсияләр ничек киләчәк?
Яңа ел бәйрәмнәрендә пенсияләр ничек киләчәк?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас