Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
25 декабрь 2024, 18:36

“Тулпар” журналының баш мөхәрриренә – дәүләт бүләге!

Русия Президенты Указына ярашлы Фаил Камил улы ФӘТХЕТДИНОВ II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген бүген аңа Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ тапшырды.  

“Тулпар” журналының баш мөхәрриренә – дәүләт бүләге!
“Тулпар” журналының баш мөхәрриренә – дәүләт бүләге!

Бүген башкалада дәүләт һәм муниципаль, хәрби һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре, югары мәктәп галимнәре һәм укытучылары, инженерлар, эшчеләр, укытучылар, табиблар, мәдәният эшлеклеләренең һөнәри казанышларын орденнар, медальләр, мактаулы исемнәр, грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр.
– Иң мөһиме, без сезнең белән нык тордык, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. – Көчлерәк, зирәгрәк, бердәмрәк булырга өйрәндек. Икътисадны, медицинаны, мәгарифне, фәнне үстердек. Йортлар, юллар салдык. Шәһәрләребезне һәм авылларыбызны төзекләндердек.
Бүген мин узып баручы елны мөһим җиңүләр һәм казанышлар белән баетучыларны билгеләп үтәсем килә. Сезнең һәркайсыгызга җаваплы хезмәтегез, ватанпәрвәрлегегез, батырлыгыгыз, рухи көчегез өчен рәхмәт әйтәм.
Бүләкләнүчеләр арасында безнең геройлар махсус хәрби операциядә катнашучылар, көч ведомстволары вәкилләре бар.
Ватанны саклаучылар, аларның хәрби хезмәте нәтиҗәсендә без тыныч күк йөзенә сөенәбез. Эшлибез, иҗат итәбез, яшибез. Хөрмәтле яугирләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, бөтен республика сезгә рәхмәт белдерә!
Бу залда бүген шулай ук төрле тармак хезмәтчәннәре – идарәчеләр, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, галимнәр, югары мәктәп укытучылары, инженерлар, эшчеләр, укытучылар, табиблар, мәдәният эшлеклеләре бар.
Генерал Шайморатов ордены белән Дмитрий Валерьевич Смирнов бүләкләнә. Подполковник Смирнов үзен күп кенә кайнар нокталарда катлаулы бурычларны хәл итүдә, Кырымның Русия Федерациясе составына кайтуын тәэмин итүдә, махсус хәрби операция барышында күрсәтте. Дмитрий Валерьевич дәүләт бүләкләренә лаек булды. Хәзер хәрби идарәнең урындагы органнары системасында ул иреклеләр һәм контрактчылар белән актив эшли – махсус операция максатларына ахыргы ирешү өчен безнең төп резервыбыз.
Ил Президенты Указы нигезендә Фаил Камил улы ФӘТХЕТДИНОВ II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә. Ул 30 елдан артык киңкүләм мәгълүмат чараларында эшли. «Кызыл таң» гәзите коллективында баш мөхәррир дәрәҗәсенә кадәр юл үтә. Яшьләрне патриотик тәрбияләүгә аерым игътибар бирә. «Кызыл таң» журналистлары яугирләребезнең батырлыгы, Башкортстан батальоннары турында яза. Гәзитнең махсус хәрби операциядә катнашучылар белән тыгыз элемтәдә торганы өчен сезгә, Фаил Камил улы, һәм бөтен редакциягә рәхмәт!

Биредә шуны да өстик: Фаил Фәтхетдинов – “Кызыл таң” гәзитенең генә түгел, ә республикада татар телендә чыгучы “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларының да баш мөхәррире. Шул уңайдан барлык укучыларыбыз исеменнән җитәкчебезне әлеге олы дәүләт бүләге алуы белән кайнар котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗади уңыш-казанышлар телибез!
Фото: Динар Кәлимуллин.

“Тулпар” журналының баш мөхәрриренә – дәүләт бүләге!
“Тулпар” журналының баш мөхәрриренә – дәүләт бүләге!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: