Җәмгыять
24 Декабря 2024, 06:39

Балалар өчен пособиеләрне бүген һәм иртәгә алачакбыз!

Гыйнвар аенда балалар пособиеләрен түләү датасы Яңа ел каникуллары чорына туры килү сәбәпле, Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе декабрь өчен акчаны вакытыннан алда күчерәчәк.

Балалар өчен пособиеләрне бүген һәм иртәгә алачакбыз!Балалар өчен пособиеләрне бүген һәм иртәгә алачакбыз!
Балалар өчен пособиеләрне бүген һәм иртәгә алачакбыз!

25 декабрьдә түбәндәге айлык түләүләр түләнәчәк:

– 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;

– эшләмәүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие;

– 3 яшькә кадәрге беренче балага түләү;

– чакырылыш буенча хәрби хезмәткә киткән хәрби баласына пособие;

– 3 яшькә кадәрге балага ана капиталы исәбеннән түләү.

Бу көнне акчалар банклар аша кулакчасыз (безналичный) күчерүне сайлаган кешеләргә киләчәк. Пособиеләр счетка көн эчендә күчерелә һәм әгәр акчалар иртән кермәгән булса, көн ахырына кадәр көтәргә кирәк.

Шунысын да әйтик, әлеге пособиеләрне почта аша алучылар, аны конкрет почта бүлекчәсенең эш графигына карап алачаклар. Шулай ук эшләүче гражданнарга 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча пособиеләр дә вакытыннан алда түләнәчәк. Акчалар социаль фонд тарафыннан 24 декабрьдә күчереләчәк һәм банк шартларына ярашлы алучыларның счетларына керәчәк. Югарыда күрсәтелгән барлык пособиеләр агымдагы айда үткән ай өчен түләнелә. Димәк, декабрь өчен түләүне вакытыннан алда алган ата-аналарга гыйнвар акчасы 2025 елның февраль башында күчереләчәк.

Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе.

Балалар өчен пособиеләрне бүген һәм иртәгә алачакбыз!
Балалар өчен пособиеләрне бүген һәм иртәгә алачакбыз!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас