2024 елның 18-19 декабрендә «Торатау» Конгресс-холлында #БашМолодежь.Уңышелы фестивале узды. Фестиваль кысаларында республика волонтерлар форумы (анда Үзбәкстан һәм Омск өлкәсеннән килгән кунаклар да катнашты), яшьләр белән эшләүче психологларның республика форумы, яшь гаиләләрнең Русиядәге Гаилә елына багышланган республика форумы һәм эшләүче яшьләрнең «Яз буыны» республика иҗади фестивале узды. Шулай ук фестиваль мәйданчыкларында яшьләр оешмалары һәм хәрәкәтләре елга йомгак ясады.
Фестивальдә катнашучылар танылган кешеләр белән очрашты. Алар алдында спортчылар Богдан Мозговой, Рөстәм Нәбиев, Эльбрус Нигъмәтуллин, артистлар Марат Яруллин һәм Заһир Зәйнетдинов, СВО ветераны Алинә Маннанова чыгыш ясадылар.
Фестиваль «Яшьләр вакыты» Республика Яшьләр казанышлары премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. ––“Киләчәк сезнеке, яшьләр! Без сезнең потенциалны ачуда, республика һәм ил файдасына актив рәвештә иҗат итүдә ярдәм итәр өчен барысын да эшләячәкбез. Сезгә бары тик алга баруыгызны, бүгенге авырлыклардан курыкмыйча, иртәгәгә кыю каравыгызны телим, бу сезнең Яшьләр вакыты бит!”, дип әйтелгән Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның сәламләү мөрәҗәгатендә.
Проект Башкортстан Республикасы башлыгы Грантлары Фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.
Фото: #БашМолодёжь. Год успеха