Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь , 18:30

“Гаилә ипотекасы буенча бернинди дә лимитлар булмаячак!”

Президент Владимир Путинның берләштерелгән “туры линия” һәм матбугат конференциясе вакытында яңгыраган фикерләренең иң мөһимнәре.

“Гаилә ипотекасы буенча бернинди дә лимитлар булмаячак!”
“Гаилә ипотекасы буенча бернинди дә лимитлар булмаячак!”

– Русия армиясенең сугышка әзерлеге хәзер дөньяда иң югары;

– Көнбатышның киресен өмет итсә дә, Русия соңгы 2-3 елда күпкә көчәйде генә;

– Көнбатыш “Орешник”ның көченә шикләнә икән, Киевта бер объект сайлап, шунда ПВО көчләрен тупласын да, шуның белән безнең “Орешник”ны тотып карасын. Нәтиҗәсен карарбыз;

– Курск өлкәсеннән Украинаның кораллы көчләре мотлак куып чыгарылачак, ләкин әлегә төгәл датасын әйтеп булмый;

– Русия Украина мәсьәләсендә Истанбул килешүләре һәм бүгенге чынбарлык нигезендә сөйләшүләр алып барырга әзер;

– Владимир Путин рус телен белмәгән мигрант балаларын мәктәпкә кабул итмәү дөрес, диде;

– Гаилә ипотекасы буенча бернинди лимитлар да булмаячак.

– Путин Трамп белән кайчан очрашачагын төгәл әйтә алмый, ул аның белән 4 елдан артык сөйләшмәгән. Ләкин Русия Президенты аның белән сөйләшүгә һәрвакыт әзер булуын билгеләде;

– Русия Президенты Төркия җитәкчесе Эрдоган белән даими элемтәдә тора;

– Путин Асад белән аның Мәскәүгә килүеннән соң күрешмәгән, әмма планлаштыра. Шулай ук Русия Президенты аңа Сүриядә югалган АКШ журналисты турында сорау бирергә вәгъдә итте;

– Владимир Путин Кытай халык республикасы Рәисе Си Цзиньпинны үзенең дусты дип атады.

Чыганак: http://kremlin.ru/

“Гаилә ипотекасы буенча бернинди дә лимитлар булмаячак!”
“Гаилә ипотекасы буенча бернинди дә лимитлар булмаячак!”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: