Ул үз чыгышында түбәндәгеләрне сөйләде:
– “Бөтендөнья башкортлары корылтае” халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлегенең актив көндәлек эшчәнлеге Башкортстан һәм күпмилләтле Русия халыклары арасындагы иминлеккә зур өлеш кертә. Бу елларда гамәлгә ашырылган күпсанлы очрашулар, төрле чаралар, фәнни, мәгариф, дини, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр Бөтендөнья башкортлары корылтаеның уңышлы һәм күп планлы эше турында сөйли.
Безнең оешмалар һәрвакыт иҗади багланышта, һәм безне күп нәрсәләр берләштерә – үз халкыңа, аның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә ихтирам, республикада, Русиядә, бөтен дөньяда яшәүче милләтләргә хөрмәт белән карау.
Бүген, әхлакый принципларны тыштан тагарга тырышканда, рухны югалтуга һәм рәхимсезлеккә каршы иң көчле корал булып иҗтимагый оешмаларның традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга һәм милли мәдәниятне саклауга юнәлтелгән эшчәнлеге тора. Үзен үз халкының рухи-әхлакый кыйммәтләре белән баеткан кеше генә явызлыкка һәм көч куллануга каршы тора ала.
“Бөтендөнья башкортлары корылтае” халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге коллективын чын күңелдән сәламлим! Уңышлы эш һәм куелган максатларга ирешүегезне телим! – диде Альбина Габит кызы үз чыгышында.
Фото: https://kiziltan.ru/