Җәмгыять
11 Декабря 2024, 16:39

Көнчеллек өч баланы ятим калдырган

Төн уртасында 14 яшьлек кыз полициягә шалтыратып әти-әнисенең үлүен әйтә.

Көнчеллек өч баланы ятим калдырганКөнчеллек өч баланы ятим калдырган
Көнчеллек өч баланы ятим калдырган

Бу канлы вакыйга Иглин районында булган. Төн уртасында 14 яшьлек кыз полициягә шалтыратып әти-әнисенең үлүен әйтә.

Гаилә башлыгы Артурга – 36, хатыны Лилиягә 34 яшь була. Алар шәхси йортта яши.  

29 ноябрь төнендә Алина исемле 14 яшьлек кыз куркып уянып китә. Әти-әнисе бүлмәсен ачып карый, алар анда булмый. Шуннан кыз йортка терәтеп салынган гаражга кереп анда әти-әнисен күрүдән коты очып полициягә шалтырата.

Баштагы фаразлар буенча, алар үзләренә кул салган булулары ихтимал дип табыла. Ләкин өч бала анасының үз теләге белән якты дөньядан китүе шикле дип фаразлана. Тикшерү комитеты Артур башта үз-үзенә кул салган рәвешле итеп хатынын үтергән, аннан үзенең гомерен чикләгән дигән нәтиҗә ясый.

14 яшьлек Алина, 8 яшьлек энесе һәм яше дә тулмаган бала ятим кала. Лилия декрет ялында була, Артурның бик көнче булуы билгеле. Фаҗигагә көнчеллек сәбәпче дип фаразлана.

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас