+19 °С
Дождь
Ничек, дисезме? Уфаның «Йәшлек» киңлегендә узган гасырның соңгы унъеллыгына багышланган тематик “фатирник” узды. Шул чор атмосферасындагы декорацияләр, образлар һәм музыка “фатирник”та катнашучыларны кассета магнитофоннары һәм дискотекалар дәверенә күчерде.
Шулай ук яшьләр өчен тематик квиз һәм төрле уеннар оештырылды. Тамаша кунаклары яраткан җырларын һәм сериалларын рәхәтләнеп искә алдылар.
Чараны Башкорт дәүләт медицина университетының профбюросы оештырды.
Фото: Башкорт дәүләт медицина университетының профбюросы.