Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь , 14:30

Салават Юлаев өчен тавыш бир!

Агыйдел ярындагы һәйкәл 1000 сумлык акча купюрасында урын алырга мөмкин. Тик моның өчен тавыш бирергә кирәк!

Салават Юлаев өчен тавыш бир!
Салават Юлаев өчен тавыш бир!

29 ноябрьдән 12 декабрьгә кадәр Русия Банкы сайтында яңа 1000 сумлык банкнотага төшереләчәк символлар өчен тавыш бирү уза. Дәгъвачылар исемлегендә – Идел буе федераль округы регионнарыннан 25 объект. Алар арасында башкорт халкының милли батыры Салават Юлаевка Уфада куелган һәйкәл дә бар. Ул купюраның төп символларының берсе булып китәргә мөмкин.

Тавыш бирүчеләр яңа банкнотага тик бер генә объектны тәкъдим итә ала.

Иң күп тавыш җыйган объектлар Русия Банкы рәссамнарының Гознак белән берлектә эшләгән күп планлы композициягә керәчәк. Дизайнның соңгы вариантын Русия Банкының Директорлар советы раслаячак.

Фото: UfacityNews.ru

Салават Юлаев өчен тавыш бир!
Салават Юлаев өчен тавыш бир!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: