Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 декабрь , 09:46

Яугирләр ялга кайтты

Салават Юлаев исемендәге махсус билгеләнештәге башкорт батальоны хәрби хезмәткәрләре кыска вакытлы ялга кайтты.

Яугирләр ялга кайтты
Яугирләр ялга кайтты

Якшәмбе көн Уфада Совет мәйданында махсус хәрби операциядә катнашучыларны каршы алдылар. 

Туган якка СВО зонасыннан йөздән артык салаватчы аяк басты. Сугышчыларның бу төркеме  март аеннан ноябрьгә кадәр фронт сызыгының беренче эшелонында торган. Аларны туганнары һәм якыннары каршы алды. 

Хезмәткәрләрне Башкортстан хөкүмәтенең вице-премьеры вазифаларын башкаручы Ирек Сәгыйтов  сәламләде. Ул сугышчыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм  дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мемориалга чәчәкләр салынды. 

Чыганак: Башинформ.

Яугирләр ялга кайтты
Яугирләр ялга кайтты
Яугирләр ялга кайтты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: