24 ноябрь Караидел елгасын велосипед белән боз өстеннән кичкәндә Николай Халанчук суга баткан иде. Аның гәүдәсен дүрт көн буе водолазлар эзләп, ниһаять, табып судан чыгарганнар. Суга батучының Белка кушаматлы эте һаман яр буенда хуҗасын көтә.
59 яшьлек Николай турыга чыгу өчен боз өстеннән киткән булган. Бозның калынлыгы нибары ике сантиметр тәшкил иткән. Ул ике эт асраган, берсе ихатасында һәрвакыт бәйле торган, монысы аңа ияреп йөргән. Беренче көнне водолазлар велосипедны судан чыгарганнар, Николайның гәүдәсен дүртенче көнне генә тапканнар. Мәрхүмнең туганнары этне чакырып карасалар да, ул кайтудан баш тарткан.
Николай 2017 елда дусты һәм хатыны белән шушы ук Уфа елгасын кичкәндә көймәсе капланып үзе генә исән калган булган.
МЧС фотосы.