Бу форум Русия һәм Казахстан вәкилләре диалогының традицион мәйданчыгы статусына ия.
Форум кунакларын эшлекле программа көтә. Панель сессияләре кысаларында регионнар арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек потенциалын гамәлгә ашыру, ике илнең төбәкара элемтәләрен һәм сәнәгать кооперациясе мөмкинлекләрен киңәйтү темасына һәртөрле фикер алышулар узачак. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кунакларны тәбрикләп, форумга уңышлы эшчәнлек теләде. Русиянең икътисад министры урынбасары Дмитрий Вольвач форумның яшь эшмәкәрләр очрашуыннан башлануының бик мөһим булуын, ил киләчәгенең яшьләр кулында булуын ассызыклады. Казахстанның сәүдә һәм интеграция вице-министры Кайрат Төребаев казах яшьләре тормышка ашырган проектлар турында сөйләде.