Җәмгыять
22 Ноября 2024, 17:17

Уфа Хатикосы

Тугры эт хастаханә янында инсульт белән авырган хуҗасын көткән.

Уфа ХатикосыУфа Хатикосы
Уфа Хатикосы

Әлеге вакыйга берничә атна элек Уфада булган. Шәфиев урамындагы клиника янында гел генә бер эт утыруын искә алганнар. Баксаң, аның хуҗасы 28 яшьлек Федор исемле ир инсульт белән хастаханәгә салынган икән. Федорны “Ашыгыч ярдәм” белән алып киткәндә эт тә ияреп чыккан һәм шәһәр буйлап машина артыннан чапкан. Юлда аяклары ышкылып тәпиләре канап чыкса да, хастаханәгә чаклы килеп, ишек төбендә утырып калган.

Уфадагы эт тотучылар үзара белешеп, этнең Дик исемле булуын ачыклаган. Ул әле чагыштырмача яшь, аңа яшь ярым гына, хуҗасында соңгы сигез айда яшәгән, аңа кадәр хәмер белән дус гаиләдә булган, анда яхшы тәрбия күрмәгән. Яхшы тәрбия һәм игътибар күрсәткән Федорны Дик бик яраткан.

Федор хастаханәдән тиз генә чыкмаячак, аның гәүдәсен паралич суккан, шуңа этне вакытлыча Иглин районына урнаштырганнар. Дик язмышына битараф булмаучылар эткә хуҗа эзли.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас