Инде берничә атна дәвамында «Йәшлек House» яшьләр мәйданчыгында Башкортстан районнарының җитәкчеләре Уфада белем алучы якташлары белән очрашулар уздыра. Бүген Тәтешле районы хакимиятенең яшьләр якташлык җәмгыяте белән очрашуы булды. Чараның максаты – Уфада укучы студентларны берләштерү, аларның туган яклары белән элемтәләрен ныгыту һәм укуларын тәмамлаганнан соң үз районнарына кайтырга рухландыру. Югары Тәтешле үзәк хастаханәсе поликлиникасы мөдире Ильяс Насыйбуллин мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте:
– Мондый очрашуларның әһәмияте зур, чөнки без яшьләребезне, булачак хезмәттәшләребезне күрәбез, алар белән аралашабыз, райондагы эш урыннарында аларның киләчәге белән бәйле сорауларга җавап бирәбез. Очрашуларда без яшьләрнең сорауларын да ишетәбез, аларга җавап бирергә кирәк.
Катнашучыларның берсе – Тәтешле районы яшьләр якташлыгы җәмгыяте рәисе, М. Акмулла исемендәге БДПУның 3 курс студенты Элина Шәрәфисламова исә безгә үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты:
– Минем өчен бу очрашу бик мөһим, чөнки минем бар булмышым туган районым белән бәйләнгән. Мондый очрашуларда мин үземне дулкынландырган сорауларга җавап таба алам. Бу минем өчен бик мөһим, чөнки мин районга кайтырга телим. Анда нинди перспективалар барлыгын беләсе килә. Минем инде бай тәҗрибәм һәм күп проектларым бар, мин аларны туган ягымда үстерә алуым турында борчылам. Тәтешледә җирле хакимият белән очрашулар еш уза. Алар бездән нинди дә булса ярдәм кирәкме, дип сорыйлар. Район җитәкчелеге безне һәрвакыт истә тота, шуңа күрә без бер-беребезгә ярдәм итәбез.
Элина киләчәктә дәүләт хезмәткәре булырга һәм гомерен районын, республикасын үстерүгә багышларга хәл иткән. Аны аеруча яшьләр сәясәте өлкәсендәге эшчәнлек җәлеп итә. Ул күп кенә яшьтәшләре кебек үк укудан соң районына кире кайтырга җыена.
– Туган төбәгебезгә аеруча табиблар күпләп кайта. Хастаханәләрдә минем барлык танышларым, элеккеге сыйныфташларым эшли. Алар янына мин дә өстәлергә җыенам, – ди ул.
Район җитәкчелегенең яшьләр белән мондый очрашулары студентлар һәм туган як арасындагы элемтәне ныгыту өчен хезмәт итә.
Карина ВӘЛИЕВА фотолары.