0 °С
Болытлы
Фаҗига 17 ноябрь якшәмбе төнендә булган. Төнге сәгать икеләр тирәсендә Языково-Былышлы-Чишмә трассасында BMW X5 машинасы идарәне югалтып, юл билгесенә бәрелеп кюветка очып төшкән һәм ауган. Машинада дүрт кеше булган, икесе җәрәхәтләр алган, берсе һәлак булган. Ул Уфада яшәүче 27 яшьлек Марсель исемле егет.
Әлеге егетләр Уфа аэропортында махсус хәрби операциядә катнашкан дусларын каршы алган булганнар. Сугышчы үзе исән кала: юл-транспорт һәлакәте вакытында егет йоклаган булган һәм машина түбәсендә ятканда гына уянган.
Фото: Уфа КП.Ру