Делегатлар арасында – алдынгы спортчылар һәм тренерлар, төбәкләрнең профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар һәм спорт клублары вәкилләре. Көн тәртибендә – Русиядә спорт көрәшен үстерү мәсьәләләре.
Утырышта «Бердәм Русия» партиясенең Генераль советы Секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Якушев, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Алтай Республикасы Башлыгы, төбәк Хөкүмәте рәисе Андрей Турчак, Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин катнаштылар.
Үзенең кереш сүзендә Владимир Якушев форумда катнашучыларны үз Указы белән ил Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган Бөтенрусия самбо көне белән котлады, шулай ук Форумга әзерлек буенча оештыру эшләрен билгеләп үтте.
– Башкортстан Республикасы җитәкчелегенә һәм шәхсән Сезгә, Радий Фәритович, бүгенге чараның шундый югары дәрәҗәдә узуы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Төбәк «Zа самбо» федераль проектын актив рәвештә хуплый. Һәм без бүген бу мәйданчыкта уртак эшчәнлегебезгә билгеле бер нәтиҗәләр ясау, киләчәккә бурычлар билгеләү өчен җыелдык, – диде Владимир Якушев. – Самбо – ул спорт төре генә түгел. Бу билгеле бер философия, идеология, яшьләребезне тәрбияләүнең мөһим коралы. «Zа самбо» проектының барлык кураторларына аны алга этәрү буенча актив эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу юнәлешне алга таба да үстерү мөһим, шуңа күрә без барлык кирәкле инфраструктураны булдыру һәм тренерлар әзерләү буенча амбициоз бурычлар куябыз.
Владимир Якушев шулай ук Русия мәктәпләрендә самбо дәресләрен кертү буенча сынау проектын анонслады һәм 2025 елда ил төбәкләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган самбо буенча турнирлар оештырырга тәкъдим итте.