Җәмгыять
18 Ноября 2024, 18:39

Мигрант пычак күтәргән

Сибайда Үзбәкстан гражданины йөргән кызы белән  бер ир-атны күргәннән соң аңа пычак белән ташлана.

Мигрант пычак күтәргәнМигрант пычак күтәргән
Мигрант пычак күтәргән

Башкортстанда көнчел мигрант  кызының танышын чак кына үтерми калган. Бу хакта республиканың Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Аңа караганда,  исерек Үзбәкстан гражданины үзенең якын мөнәсәбәтләрдә булган кызны бүлмәсендә башка ир-ат белән туры китерә  һәм аны үтерергә карар кыла. Җинаятьче кухняда пычак алып, аның аркасына ике тапкыр кадый. Шуннан соң “кунак” каршылык  күрсәтә һәм пычакны тартып ала. Чит ил кешесе тәртип сакчыларыннан качып тормый, ул аларны көтеп ала һәм барысын да таный. Аңа “үтерү өчен һөҗүм итү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатыла һәм суд аны алты ел ярым иреген чикләүгә  хөкем итә.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас