«Бердәм Русия» партиясенең Генераль советы секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Якушев һәм Башкортстан Башлыгы, «Бердәм Русия»нең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Радий Хәбиров партиянең Уфада узган төбәк бүлекчәсе конференциясен ачуда катнаштылар.
Владимир Якушев «Бердәм Русия»нең Башкортстан бүлеге эшен югары бәяләде.
– Илебез Президентын, республика Башлыгын, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтае депутатларын һәм җирле үзидарә органнарын сайлау буенча мөһим дүрт сайлау кампаниясе циклы нәтиҗәләре буенча тавыш бирү һәм партия вәкиллеге нәтиҗәләре буенча тарихи максимумнарга ирешелде. Хезмәтегез өчен рәхмәт, – диде Владимир Якушев. – Шулай ук республикада югары партия мәктәбенең филиалы эшли башлады. Бу – төбәк өчен кадрлар әзерләүгә яңача караш. Муниципалитетларның төбәк бүлекчәләре командаларын көчәйтү партиянең урындагы активка таянып эшләү, локаль проблемалар буенча конкрет карарлар әзерләү, мобилизация әзерлеген арттыру бурычларына җавап бирә.
Төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Радий Хәбиров партиянең республика халкы мәнфәгатьләрендә нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтте.
– Безнең барлык гамәлләребез, проектларыбыз, башлангычларыбыз илебез икътисадын, аның оборона куәтен ныгытуга, алгы сызыктагы сугышчыларыбызга ярдәм итүгә, кешеләрнең тормышын яхшыртуга, сайлаучыларның наказын үтәүгә юнәлтелгән, – диде Радий Хәбиров. – Партия «халык белән булу», «кешеләрне тыңлау һәм ишетү» принцибы буенча эшли. Без урындагы бүлекчәләрнең эшчәнлеген көчәйттек. Киләчәктә дә аларның ролен күтәрәчәкбез. Башлангыч бүлекчәләрнең төбәк Советын төзедек. Аның нәтиҗәле эшләвенә исәп тотабыз.