Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь , 20:42

Коткаручылар суга баткан үсмерне эзләү эшләрен туктатты

Коткаручылар 200 көннән артык эзләү дәверендә йөзләрчә чакрым аралыкны, водолазлар 135 мең квадрат метр су төбен  тикшергән.

Коткаручылар суга баткан үсмерне эзләү эшләрен туктатты
Коткаручылар суга баткан үсмерне эзләү эшләрен туктатты

Эзләүләр март аенда башланган иде. Исегезгә төшерәбез, 30 март көнне Уфада 13 яшьлек Павел Паличев һәм 14 яшьлек Дамир Әдһәмов хәбәрсез юкка чыккан иде. 

Дамир белән Павел Уфаның “Меридиан” балалар үзәгендә спорт туризмы белән  шөгыльләнгән.  Март башында яшүсмерләр укучылар арасында спорт туризмы буенча “Туристлык чаңгысы – 2024” ярышларында катнашып, беренче урынны яулаган. Ярышлар “Чайка” балалар лагере янында узган. Үсмерләр шимбә көн секциядә дәресләрдән соң шул якка йөрергә киткән булганнар.

Көндезге сәгать дүртләр тирәсендә аларның икесенең дә телефоннары сүнә. Бер тәүлек узгач, 6нчы пристань тирәсендә коткаручылар яшүсмерләрнең агачта эленеп торган  рюкзакларын таба. Алардагы әйберләргә тиюче булмаган. Соңрак бу урыннан 500 метр түбәнрәк Агыйдел буенда сыңар итек табыла. Аны Павел Паличевнең ата-анасы малайларыныкы булуын таный. 26 майда Җиңү паркы районында елга буенда Павелның гәүдәсе дә табыла.

Коткаручылар 200 көннән артык эзләү дәверендә йөзләрчә чакрым аралыкны, водолазлар 135 мең квадрат метр су төбен  тикшергән.

Эзләү эшләре табигать торышына бәйле язга кадәр туктатылган. Әйткәндәй, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, үсмерләр югалгач, тапканчы эзләячәкбез дип белдергән иде.

 

Фото: Лиза Алерт

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: