Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь , 21:11

Укучылар илнең алгарышы өчен

Башкортстанда Акселераторларның “Высота”, ягъни “Биеклек” дип аталган чемпионаты бара.

Укучылар илнең алгарышы өчен
Укучылар илнең алгарышы өчен

Акселераторлар, ягъни төрле проектларны тормышка ашыручылар төркемендә Русиянең 54 төбәгеннән  килгән  800 укучы һәм көллият студентлары катнашты. Алар социаль юнәлешле төрле проектлар тәкъдим итте. Чемпионат Уфаның “Торатау” конгресс-холлында 11 ноябрь башланган иде. Чараның беренче көнендә 200 төркем арасында иң яхшы 15 команданы сайлап алу узды. Икенче көнне шулар арасында иң яхшы биш идеягә ия булган проект сайланды. Бу проектлар ил күләмендә алдагы 2025 елда тормышка ашырылачак.

“Беренчеләр” хәрәкәте идарәсе рәисе Артур Орлов видеобәйләнеш аша быел ярышта  дүрт мең ярым укучы катнашуын, аларның фән, технология, патриотизм, профориентация, экология, мәдәният, спорт буенча төрле проектлар тәкъдим итүен сөйләде. Аеруча активлар дип Свердловск һәм Мәскәү өлкәсе, Башкортстан һәм Татарстан республикалары, Пермь крае төркемнәрен телгә алды.

12 ноябрь узган тантаналы чарада җиңүчеләр бәян ителде. Алар: Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәү шәһәре, Алтай крае, Киров өлкәсе һәм Башкортстан командалары. Башкортстан төркемендә дүрт укучы: Равил Галиев, Илона Михайлова, Альмир Кәримов һәм Элина Исакова.

13 ноябрь укучылар Уфа белән танышачак.

 

“Движение первых” хәрәкәтенең матбугат үзәге фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: