0 °С
Болытлы
Башкортстанның Учалы шәһәрендә яшәүче Элиза Фәйзуллина Мәскәүдә узган “Милли матурлык бәйгесе”ндә беренче урын алды. Алдагы елда ул Казахстанда узачак “Азия чибәре” халыкара бәйгесендә катнашырга җыена.
Элиза тугызынчы сыйныфта укый. Ул күптәннән спорт белән шөгыльләнә. Күп еллар фигуралы шуу белән шөгыльләнгән, ярышларда югары урыннар яулаган. Бүген чирлидинг, ягъни акробатика, гимнастика һәм хореография элементларыннан торган спортка өстенлек бирә. Спорттан тыш сигез ел буе скрипка һәм фортепиано сыйныфына да йөри. Максаты – киләчәктә Мәскәүдәге югары уку йортына керү.
Фото: Кп.Уфа