Яшьләр хөкүмәте Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карамагындагы консультатив киңәшмә органы булып тора, һәм эшчәнлеген иҗтимагый башлангычларда алып бара.
Аның төп максаты – Башкортстанда яшәүче яшьләр арасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтен популярлаштыру, яшь гражданнарның социаль башлангычларына һәм тормышта үз урыннарын табуларында ярдәм итү, аларны социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне хәл итүгә тарту, иҗади потенциалларын үстерү, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары өчен кадрлар әзерләү.
Яшьләр хөкүмәтенең өченче составына конкурс буенча сайлап алу 2024 елның 15 ноябренә кадәр алып барыла. Конкурста Башкортстан Республикасы территориясендә даими яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнар катнаша ала. Конкурс ике этапта уза:
– читтән торып – төбәкнең социаль-икътисадый үсешенең актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелгән документларны һәм проектларны кабул итү;
– көндезге – әңгәмә, проектларны яклау һәм кандидатларның шәхси казанышларын ачкан портфолиосын бәяләү.
Яшьләр хөкүмәтенең яңа составына кандидатларга түбәндәге электрон форманы тутырырга кирәк: https://clck.ru/3DgqVE . Конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://molodez.bashkortostan.ru/presscenter/news/663059/.
Чыганак: https://mgazeta.com/news/novosti/2024-11-05/v-bashkirii-idyot-konkursnyy-otbor-v-molodyozhnoe-pravitelstvo-3996290