Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 ноябрь , 23:39

Заһит МУРСИЕВ. Трамвай театры

Ханымның дәртенә урын тар, ул инде кулларын болгап кычкыру, төрле ишарәләр ясау өчен аралыкка чыгып баскан. Халык артисты! Ә ире, хатынын тындыру, тынычландыру өчен аның ягына елышты. Кулыннан тотмакчы, сыйпамакчы була. Халык бозавы!

Заһит МУРСИЕВ. Трамвай театры
Заһит МУРСИЕВ. Трамвай театры

Тормыш – театр, ә без барыбыз да анда актерлар гына, – дигән берәү. Күптән түгел миңа моның ачык мисалына юлыгырга туры килде.
Бермәлне трамвайда китеп барам, ләкин урыным хәерсезрәк туры килде, бугай, каршымдагы ир белән хатын бик җанлы итеп сөйләшеп, шаулап баралар. Шаулап кына калмый, болар кычкырыша ук башладылар. Гаиләдә булган хәлне читкә чыгарырга ярамый, дисәләр дә, болар әллә безне кешегә санамады, әллә үзләрен гаилә дип санарга ярамый идеме, белмәссең. Ә менә трамвайдагы пассажирлар боларның сүз атышулары белән кызыксына кебек. Кемнең сөйрәлчек, кемнең мескен алкаш булуын белүе кызык бит инде. Болар һаман кыза бара. Ханымның дәртенә урын тар, ул инде кулларын болгап кычкыру, төрле ишарәләр ясау өчен аралыкка чыгып баскан. Халык артисты! Ә ире, хатынын тындыру, тынычландыру өчен аның ягына елышты. Кулыннан тотмакчы, сыйпамакчы була. Халык бозавы!
Үч иткәндәй, шул ук вакытта янымдагы яшь ханым кычкырып телефоннан сөйләшә башлады. Ләкин бик нык кычкыра иде шул, игътибар итми булмады.

– Әле мин трамвайда китеп барам, бик кызык монда, – ди бу.

– Трамвайда нәрсә кызык булырга мөмкин, син нәрсә бутыйсың, – ди аңа абонент.

– Булмас сиңа, менә әле генә минем күз алдында бер пар аерылышып тора.

– Тагын бер чибәркәй ирсез каламы?

– Юк.

– Нәрсә юк?

– Чибәрлеге, теге без зоопаркта күргән маймыл кебегрәк бернәрсә инде, шул кирәк аңа!

– Ә ире? – дип кызыксынды һаман ахирәте.

– Ире болай ничава, симпатичный гына. Аерылсалар, безнең өлешкә калыр.

Бу хатын кинәт кенә миңа мөрәҗәгать итте.

– Рөхсәт итсәгез, мин бу урыннан күчәр идем.

Мин, берни аңламаган килеш, баш кагып куйдым, һәм янымдагы чибәрбикә “ә” дигәнче теге ир янына барып басты.

Тиргәшүчеләр тынган иде инде. Үзенең маймыл белән тиңләштерелүен ишеткән хатын бик сөер итеп әллә каян барлыкка килгән көндәшенә карап алды, аннары иренә карашын юнәлтте. Аның тар маңгаендагы уе бик ачык чагыла иде: “Нишләп, мин аерыламмыни? Менә бу ир, минем ирем хәзер башкаларга каламыни? Ташларгамы аны? Ташламаскамы? Ә ничек яхшырак?” Аның акылында бик киеренке көрәш бара иде. Һәм ул сөрешеп дигәндәй, аерым бер әрсезлек белән ире янына тыгызланды. Ир ике хатын уртасында калды. Эш ничек беткәндер, ләкин мин үземнең тукталышка җиткән идем инде.

 

Заһит МУРСИЕВ фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: