Татар мәдәният үзәге күргәзмәсендәге чигелгән ашъяулык, тастымал, алъяпкыч, яулык, түбәтәй, калфакларны халык кызыксынып карады. Бәйрәм концертында фольклор, вокаль халык ансамбльләре чыгыш ясады.
Нуриман районы халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Русиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә. Халыклар бердәмлеге көне тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра.
“Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без — көчле халык.
Төрле милләт халыклары һәрвакыт бердәм, дус булып гомер итик!” – ди Нуриман районының Татар мәдәнияте үзәге әгъзалары үзләренең “ВК”дагы сәхифәсендә.
Чыганак: https://vk.com/id615178570