Концерт 1 ноябрьдә узды. Җырлар татар, рус телләрендә янгырады, алар татар, мари, башкорт биюләре белән аралашып барды. Ике көн буена аккалфакчылар санаторий хезмәткәрләрен, ял итүчеләрне җыр-моң белән сыйлады. Өлкән яшьтәге дәваланучылар бик канәгать калып, үзләре дә җыр-биюгә кушылып киттеләр.
“Кунак аша – кара каршы”, – диләр. Артистлар үзләре дә буш китмәде, төрле процедуралар алып дәваланды. Санаторий җитәкчелеге һәр аккалфакчыны ташламалы сертификатлар белән бүләкләде. Ике як та шундый тыгыз бәйләнештә калырга сүз куешты.
Шушы сертификат буенча кышкы гыйнвар аенда тулырак состав белән килеп ял итеп, чыгышлар ясарга насыйп булсын!
Светлана ВӘЛИЕВА,
“Ак калфак энҗеләре” җитәкчесе
Чыганак: https://vk.com/wall-218767911_760