Бүген дә мин үчләшергә, кире якка китәргә тиештер, бәлки... Ихтимал, кайдадыр мине туган авылым кебек якын максатым, үз дөньям көтә торгандыр.
Һәм мин киттем — техникум капкасы төбенә җиткәч, кырт борылып, «Нижегородка» дигән түбән бистәгә таба, безнең район кешеләре фатир керә торган танышлар өенә. Мин монда еш булам.
Хәтта баяным да шунда саклана. Үземнеме, баян тавышынмы якын итәләр, килсәм гел якты чырай күрсәтәләр. Бу юлы баянны сагынудан бигрәк, кулай кешеләр туры килсә, алар белән бергә кайтып китәргә ниятлим, ахрысы. Ләкин якты чырай күрергә генә насыйп булмады.
Ихатага кердем. Хуҗа кем беләндер мавыгып сөйләшә ә миңа күз дә ташламый. Өскә күтәрелгән, ләкин бәйләнмәгән бүрек колакларын җилпендереп, ул өй почмагы артыннан миңа куренми торган кешегә әллә нинди мәзәк сүзләр сөили:
— Абзыеңа килеп җитсә, әрәм булмый инде ул. Игелеген күр.
Почмак артыннан килгән тавыш:
— Рәхмәт, шәп эшлисең син.
— Егет кеше син, Шәйми, маладис. Ну дуслар күптер үзеңдә,
әкият. Үз кулларың белән түгелдер бит?
Шәйми? Кызыксынуым кушканны тыңлап якын ук килсәм, чыннан да ул! Үзе дә кинәт кузгалып туп-туры миңа килеп терәлде. Елмайган булды, әйтерсең бөтенесе инде онытылган... Бәлки ул оныткандыр да — мин аңа зыянлы бернәрсә дә эшләмәдем бит әле.
— Исәнме, апай! Син каян килеп чыктың әле монда? Фәйзи агай, бу безнең якташ малай. Ну шәп баянист!
— Әйттең яңа сүз! Беләсең килсә, ул минем улым кебек. Хәзер өчәүләп утырабыз, теләге булса.
— Нишләп булмасын. Якташлар сүзен җиргә салып таптамас әле.
— Апай, бик дөрес килеп чыккансың, әйдә, керик.
— Юк шул, дерес әзерлисе бар, — дигән булдым.
Шулай да, Шәйми белән бергә утыра алу түгел, менә күргәч
үк кәефем кырылганын әллә хуҗа сизми, һаман өйгә чакыра, бүтән чакта чакырмыйча да кереп уйнарга керешүемә гадәтләнгәнгә күрә, хәзер ялындыруыма ачуы килә. Ахырда кызып ук китте:
— Ну дурак син, алай булгач, яшәй белмәйсең син. Типтереп яшәргә кирәк бу дөньяда, типтереп!
— Кеше хакын ашапмы?
Шәймигә карап куйганымны сизепме, ачуланмады хуҗа, кулын җилкәмә куйды:
— Бәй, кеше хакы дип. Булдырган булдыра инде ул. Ходайның бит аның үз байлыгы юк, берәүдән ала да икенчегә бирә. Шәйми апай, син ничегрәк әйтәсең әле?
— Фәйзи агай! — Шәйми миңа карап куйды. Салган баш белән дә ул минем кем икәнне онытмый иде бугай.
— Син бу малайдан шөлләйсең әллә? Әйтәм бит, үз улым кебек ул миңа. Ничек әле... Кешеләрне рәнҗетүдән курыкма, югыйсә үзеңне рәнҗетерләр.
— Ну, аны мин генә әйтмим ләсә.
— Бик дөрес, син дә әйтәсең, мин дә әйтәм. Әнис апаем, син дә...
— Минем алай әйткәнем юк,— дидем мин, үземә кагылышлы сүз чыккач.
—Ну, дурак алай булгач син. Кулыңнан килми. Кулыннан килсә, һәркем...
— Ә мин кулымнан килсә дә...
— Килмәй, апай, эре кылансаң да, кыяфәтең әйтеп тора, булмай синнән, безнең төслерәк бер йолкыш син, әллә кем түгел.
— Фәйзи агай, әйдә, кердек.
Шәйми култыклап абзыйны алып кермәкче иде дә, тегесе тагы миңа иярде:
— Бар, апай, син керә тор, бу малайның башын чистартасы бар икән бит, — диде.
Шәйминең, ни өчендер, агайның үзен генә калдырасы килмәде. Мин капкадан чыгып барганда агай тагын куып җитте дә култыктан эләктерде:
— Булмай бит синнән, булмай бит! Йә, әйт, була дисеңме? — Ачуым йөзгә шактый чыкканын сизептер, тагы өстәде: — Син нәмә, шулай каравың белән куркытмакчы буласыңмы?
— Куркытмакчы булам.
— Яле, куркыт әле! Юк. Булмай синнән! Синең үзеңне куркыталар. Шулай түгелме?
— Шәйми дустың да мине куркыта алмады.
— Туктале, куркытыр әле ул сине. Ә менә синнән булмай. Күреп торам, куркыталмыйсың. Ничек дисең әле, Шәйми апай?
— Мин генә әйтмим аны.
— Дөрес. Бөтенебез дә әйтәбез. Заманы шул. Кешеләр нәмә, әнә илләр чәкәшә. Бүтәнчә булмай, син артык шәп кеше бу¬саң, урының — күктә, оҗмахка сыпырт. Сиңа да кагыла бу. Синең дә юлың шул таба. Акылың булса, бүген безнең белән типтерәсе дурак син. Синнән булмай ул, яшәй алмайсың син.
— Дөрес, булмый аннан, — дип бүлдерде хуҗабыз нотыгын Шәйми. — Әйдә, киттек.
— Мин якташ итеп әйтмәкче идем, ул, дурак...
— Азмы соң бездә якташлар? Ярар, кызыгы бетте. Киттек. Әйдә, әйдә.
— Без сезнең белән тагын очрашырбыз әле, — дидем мин Шәймигә ачу белән һәм, йөгерә-атлап, урамга ташландым. Тегеләр һаман сөйләнә калдылар:
— Булмай аннан, булмай.
— Мин аны синнән яхшырак әйтәләм.
...Тулай торак. Ут күптән сүнгән. Бар да йоклыйлар. Ә мин тынычлыгымны югалттым. Тышта, тәрәзә артында тимер чыбыклар февраль җиленнән бу кадәр дә әче тавыш белән чинамаса, өстәге одеял болай ук юка булмаса, бәлки, мин дә онытыла алыр идем. Ләкин юк, гарьлеге дә, билгесезлеге дә җанны кимерә. Чыдар әмәл юк.
Бүлмәдә тавыш ишетелә:
— Көчсезләрне рәнҗетүдән курыкма, югыйсә үзеңне рәнҗетерләр. Синнән булмай, яши алмайсың син! Булмай!
Менә кемнәр фәлсәфәсе икән ул! Менә кемнәр тарата икән аны! Ә мин ничәмә ел инде аңламый йөрим...
Һәркемнең бөтен тормышын, яшәү принцибын, аның киләчәген хәл итә торган шушындый җаваплы минутлары була. Киләчәк менә шушы минутта нинди карар кабул ителүгә бәйләнгән. Алда дилемма: намус дип исемләнгән, юк дәрәҗәсендә тар бер сызыкны атлап чыксаң, сине җиңү, оҗмах көтә кебек. Әмма соңыннан кайберәүләр бу адымны атлаганга гомер буе үкенәләр, үзләрен җинаятьче итеп исәплиләр һәм бәхетле була алмыйлар. Ләкин кайберәүләрне намус дигән нәрсә борчымый, алар гомер буе тыныч яшиләр, үзләрен бәхетле дип хис итәләр, хәтта баягы кешеләр кебек мактаналар, сәләт билгесе дип карыйлар. (Бәхет шундый нәрсә инде ул, кем аны ничек күрә.) Ә берәүләр ул сызыкны атлый алмыйлар һәм мондый чакта үзләренең киләчәк карьераларын югалталар, уңышсызлыкларга очрыйлар... Бу хәлдә дә шулай, берәүләр үзләрен бәхетсез, неудачник дип атаса, икенчеләре — намуслары чиста калудан горурланган хәлдә тыйнак тормыш белән канәгатьләнәләр һәм үзләрен хөрмәт итәләр. Бик гади фәлсәфә үзе. Тик менә чишеп кара! Әгәр мин бу юлы барлык фәлсәфәләрдән баш тартып авылга кайтып китсәм? Мине анда нәрсә көтә?
Юнәлешләр буталды: хәзер мин үчләшеп кире якка китәчәкмен.
— Синнән булмай...
Минемчә, була. Хәтта алай җиңелрәк. Мин моны исбат итә дә алыр идем. Мин сезнеңчә яши алыр идем, әшәкелеккә намус кына комачаулык итә. Бүгеннән башлап... Юк...
— Синнән булмай!.. Булмай!
Шулаймы? Сез миңа перчатка ташладыгыз?
Рәхим итегез, мин аны кабул итәм!
Лена хәбәр китерде: кайсыдыр бер шәһәрдән аның туган тиешле бер апасы кайткан. Элек ире белән торган квартираларында, ике бүлмәле әйбәт квартирада, хәзер башка семья яши, ди. Ниндидер закон нигезендә, ул шушы квартирасын кайтарырга хокуклы. Йөреп-йөреп караган апасы, тик эш чыгара алмаган. Ә Лена тотынса... ул аны башкарып чыга да чыга инде. Ничек итеп эшли торгандыр, мин анысы белән кызыксынмадым: булдыра алгач, карасын инде үзе, дидем.
Лена менә шундый эшне әйләндереп чыгарды. Әмма теге семьяның өйне ташлап чыгасы килми. Аңлашыла, билгеле, кыш өстеннән кем чыгып китсен! Гомумән, кыш көне кешене квартирадан чыгару тәртибе юк. Шулай да Лена җаен тапкан! Сере — үзендә. Соңыннан алар апасы белән домуправка мөрәҗәгать иткәннәр. Домуправ катнаша хәзер... Беркөнне мин дә анда булырга, ярдәм итәргә тиеш булып чыктым. Бик нык үтенде Лена.
Икәүләп килеп тә җиттек. Зур гына агач өй, артык күптән дә салынмаган, ахрысы, бүрәнәләре иске түгел. Капка төбендә безне бер хатын көтеп тора иде. Кыска гына, сары гына, юан гына хатын.
— Танышыгыз, Сәмига апа.
— Шушы буламыни инде киявебез?
— Җүләрләнмә әле, — диде аңа Лена.
— Яшь гомер, чәчкә вакыт, әрәм итмәгез, рәхәтен күреп калыгыз Менә квартирага гына кереп урнашыйк әле. Менә дигән итеп тормыш корып җибәрербез. Мин әниегез урынында булырмын. Идәнен юармын, суын ташырмын. Бәбиегез булса, багармын дигәндәй...
— Сәмига апа, сез нәрсә? — дидем мин, кызарып, һәм аптырап Ленага карадым.
Сәмига апа дигәнебез телгә беткән нәрсә икән. Лена телгә
килгәнче, тагын тезеп китте:
— Нинди ояты бар инде аның, менә кызык. Дөнья булгач, бәбие дә булыр инде аның. Сездән генә калмаган.
Тагын нәрсәләр сөйләп ташлаган булыр иде Сәмига апа, белмим, ләкин безгә артык тыңлап торырга туры килмәде, урам почмагыннан «домуправ» дигән агай күренгәч, ул үзе тынды.
Ачык капкадан өйгә уздык. Бер ишектән ике семья йөри икән, аны ачып кергәч, тар гына коридорга тагы ике ишек чыга. Берсе — уңда, берсе — сулда. Без уң як ишектән кердек.
— Исәнмесез! — дип, башлап домуправ сәлам бирде.
Җавап кайтаручы булмады. Хуҗа кеше ишек янындагы өстәлдә бәрәңге ашап утыра торган җиреннән чак кына кузгалып куйды да, безгә усал караш ташлап, орчык төбе хәтле генә бәрәңгеләрен әрчи бирде. Буйга бәләкәй, юантык, киң битле зур гына авызлы ир кеше. Икенче якта алты-җиде яшьләрдәге ике кыз бала, бүредән курыккан колыннар шикелле әниләре янына сыендылар. Әниләре, идән юган җиреннән туктап, башын күтәрде, аннары бүреләргә шөмерәеп караган ябык атны хәтерләтеп, арткарак чигенеп куйды. Мунчаласын идәнгә ыргытып, итәкләрен рәтләде, кызларын кочаклап, хәрәкәтсез калды. Аның күзләрендә гаҗәпләнү катыш тынгысыз сорау, чакырылмаган кунакларның максатын сизү, нәфрәт, ачыну, өзгәләнү — барысы бергә тупланып, әйтерсең аңа үзен яклаү коралы булып әверелгән дә, ул безне кисәтә, чигенергә, аннары ишектән үк чыгып китәргә боера. Кызлары ике яктан кысып кочаклаган хәлдә, аналарыннан ялварып сорый, тизрәк бу баскынчыларны куып чыгарырга өнди. Балалар. Балалар да бөтенесен аңлый, сизә! Тик алар йөзендә нәфрәт юк. Алар әле кешеләрнең нинди катылыкларга сәләтле икәнлекләрен белмиләр. Аларда безне куып чыгарырга тырышу юк. Алар узләрендә әле көч сизмиләр... Аларда бары бер генә хис — курку Ә хуҗа үзе, безнең кергәнне бөтенләй сизми янәсе, һаман шул орчык төбе хәтле бәрәңгеләрен әрчеп авызына каба. Ах, бу бәрәңгеләр! Учреждениеләрдә, завод-фабрикаларда уку йортларында ул чакта аларны һәр төргәктә, һәр өстәл астында очратырга мөмкин иде. Әле дә ярый шул бәрәңге бар. Минем тулай торакта калган бәрәңге... Юк, минем уй читкәрәк китте бугай. Менә абзый тора бит синең каршыңда. Хәле, бәлки, синекеннән чак кына яхшырактыр. Юк, аның семьясы бар, син — берүзең, мөгаен, синең хәл аныкыннан җиңелрәктер. Бәлки... Ләкин монда мәсьәлә болай куелмаган, хәзер син килдең, теләсәң, теләмәсәң дә син — оккупант.
Синнән ризалык, фикер сораучы юк хәзер, алданрак уйларга кирәк иде! Ә хуҗа әйтерсең безне күрми. Гүя шул юл белән — без килгәнне инкарь итү юлы белән — мәсьәлә хәл ителә. Юк, хәл ителми, ул аны, мөгаен, үзе дә сизә, ул өйдә тору вакытын шулай минутларга, секундларга булса да суза, озынайта. Тып-тын... беркем кыймылдамый. Чүлмәктән бәрәңге алганда чыккан ишетелер-ишетелмәс чыпылдау, бәрәңге чәйнәгәндәге күңелсез чәпелдәү... Тагын күпмегә сузылыр бу шомлы тынлык? Бәлки, миңа, бөтен дөньясына төкереп, чыгып китәргәдер? Юк, бүтән уйланырга вакыт калмады. Тынлыкны Сәмига апа өзде:
— Кара син боларны, әйтерсең ки безне күрмиләр. — Бу сүзне ул домуправка карап әйтте.
Тегесе, нишлисең, миңа кушылган дигәндәй, теләр-теләмәс кенә суз башлады:
— Сезгә, гражданин Шаһиәхмәтов, квартираны бушатырга кушып язулар килгән идеме?
Җавап юк. Бәрәңге чәйнәү, чүлмәктән бәрәңге кармалап эзләү...
— Мин сезгә әйтәм, гражданин... Ничә көн срок бирелгән иде?
Җавап юк. Домуправның яңгыравыклы тавышы кабатлана:
— Сезгә ике атна срок биргәннәр... Квартира табу өчен. Тыңламагансыз, сез чит кешеләр квартирасында торасыз. Сезгә вакытлыча биреп торганнар, бик рәхмәт әйтеп яшәгәнсез, теге вакытта договорга кул да куйгансыз, ә хәзер, чыгарга кушкач, буйсынмыйсыз. Мин сезгә официаль төстә боерам, хәзер үк бушатыгыз квартираны.
Тагын баягы тынлык, хәвефле, давыл алды тынлыгы. Домуправның тавышы хәзер кискенләште:
— Ишетәсезме, кемгә әйтәләр? Яхшылык белән тыңлагыз. Ну? Хәзер үк!
Шуны ишеткәч, хатын җан әчесе белән чыелдап җибәрде:
— Кая китик! Кая китик без шушы семья белән, кем кертсен безне фатирга? Үзең кертәсеңме? Илтеп куй алайса безне үз өеңә. — Үзе елый, үзе бертуктаусыз сөйли, аңа кушылып балалар әче тавыш белән кычкырып елый...
— Әни, әни! Әни! — һаман шул бер сүз.
— Сезгә квартира табып бирергә мин не обязан.
— Син нәрсәгә генә әбәзен? Кеше куаргамы?
— Гражданин Шаһиәхмәтов, соңгы тапкыр кисәтәм, хәзер үк бушатыгыз өйне...— Һәм ул хуҗаның бер кулыннан эләктереп алды, тегесе, кычкырырга теләп:
— Кыйный алмассың, мин сиңа хатын-кыз түгел. — Ә үзе, чүлмәген эләктереп ишеккә якынлашты.
— Ярдәм итегез аларга,— диде домуправ Сәмигага, бераз йомшарган, чыннан да ярдәм итәргә теләгән кеше тоны белән, әйберләрен чыгарышыгыз.— Ә үзе һаман ир кешене чыгарырга азапланды.
Тегесе башта өстәлгә ябышты, аннары ишек яңагына ябышты, аннан да ычкынырга мәҗбүр булды, коридорга чыккан чакта нәрсәгәдер абынып һаман әле кулында тоткан чүлмәген төшереп җибәрде: бу өйдәге соңгы ризыгы, соңгы өмете коридор идәненә чәчелде.
Ике баласын җитәкләгән хәлдә үкси-үкси хатын да ишеккә юнәлде. Бүлмәдә хәзер без дә домуправ...
— Калганын үзегез карагыз! — диде ул.
Сәмига ханым өй буйлап бөтерелеп йөри. Чыгарып ташларга әйбер эзли, таба алмый, өйдә аңа эш күп түгел, чөнки киемнәрне чыгарып ташлагач, өстәлне өстерәп куйгач, вак-вак кына өч-дүрт әрҗә калды. Анысын да тиз тотты Сәмига ханым. Аннары идән уртасына басты да бөеренә таянды:
— Без монда җан кертербез әле... Торганнар да бит, хәерчеләр — ел буе торганнар! Рәхмәт сезгә, домуправ иптәш, кунакка килеп чыгыгыз бер-ике көннән. Без чак кына җыештырыйк, урнашыйк та...
— Үзегез карарсыз. Квартираны сезгә тапшырам! — диде дә домуправ чыгып китте.
— Бар, Лена, син идәннәрне сөртеп җибәр. Күршедән алып тор бидрә. Кичкә үзебезнекеләрне китерербез. Бер дә исегез китмәсен, оҗмах итәбез әле без бу өйне. Мин утын ягын карап керим әле, берәр нәрсә әмәллик бүгенгә... Утынын да кайтартасы булыр. Анысы — ирләр эше инде аның... Ул миңа карап куйды да чыгып китте.
Тәрәзә яңагына сөялеп уйга калдым. Нишләп болай килеп чыкты соң әле? Дөрес, бу йортта элегрәк ире белән Сәмига ханым торган. Ире заводта эшләгән. Йорт — шул заводныкы. Ире армиягә алынгач, хатыны да, аңа ияреп, ул хезмәт иткән шәһәргә күчкән. Вакытлыча, килешү белән, шушы семьяны калдырганнар. Сәмига ханымның, закон буенча, үз квартирасына кайтып урнашырга хакы бар. Ләкин кыш өстеннән ул кешеләрне куып чыгара алмый. Ә Лена тотынгач... Лена ничек башкарды икән бу операцияне? Мөгаен, абыйсының авторитетына таянып, башка кешеләр аркылы оештыргандыр...
Хатын-кыз, икесе ике яктан бөтерелеп, өй эше эшләп йөриләр. Лена идәнне әйбәтләп юып чыкты, тегесе мичкә якты.
— Менә өй дә җылына хәзер, — дип сөйләнә Сәмига ханым,— күңел дә күтәрелеп китәр, эчләргә җылы керер... Син, энем, бүген беркая да китмәссең инде, шушында йокларсың... Югыйсә теге нәмәрсә куып чыгарыр безне...
— Китмәбез, апа, китмәбез, — дип юата аны Лена минем өчен.
Инде миңа да эш кушылды: Сәмига ханым белән икәүләп ерак түгел бер җирдән өстәл һәм урындыклар, тагын кайбер вак-төяк алып кайтырга тиешбез икән. Бәләкәй чана белән алып та кайттык.
Өстәлгә кайнар бәрәңге килеп утырды. Юк, бу юлы туң бәрәңге түгел, орчык төбе хәтле дә түгел, күзгә күренерлек әйбәт бәрәңге — урталай ярып, кешечә, авылдагыча пешерелгән. Парлары чыгып тора... Ашап-эчкәч чыннан да күңел бераз тынычлангандай тоелып китте. Тәрәзә янына килеп дәреслек укый башладым.
(Дәвамы бар.)
Мөнир ВАФИН фотосы.