4 ноябрь Русиядә хәрби дан көне буларак Халыклар бердәмлеге көне билгеләнә. Әлеге бәйрәм 2005 елдан алып бәйрәм ителә.
Русиянең хәрби дан көннәре – ул ил тарихындагы хәлиткеч көннәр. Хәрби дан көннәре 1995 елда кабул ителгән федераль канун кысасында билгеләнә. Мондый көннәр исемлегенә барлыгы 20 көн кергән. Алар арасында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнен һәм 9 май – Җиңү көнен бар халык белә. Исемлектә шулай ук Ленинградны фашистлардан азат итү, Сталинград сугышы, Курск сугышы, Суворов тарафыннан Измаил кирмәнен алган, милитаристик Японияне җиңгән һәм башка шундый тарихи көннәр кергән.
4 ноябрьнең билгеләнү тарихына килгәндә, 1612 елның 4 ноябрендә җирлек җитәкчесе – староста Кузьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә халык кораллы көчләре Мәскәүне поляклардан азат икән. 1818 елда император Александр I фәрманы белән Кызыл мәйданга Минин һәм Пожарскийга һәйкәл куелган. Бу Русиядәге гади халык батырларына куелган беренче һәйкәл.
Әлеге бәйрәмнең мәгънәсе – берләшеп теләсә нинди дошманны да җиңеп булуын күрсәтү.
Башкортстанда бәйрәм уңаеннан ярминкәләр, мәдәни чаралар гөрләп бара.
Фото: aznakaevo-rt.ru