Кибермошенниклар халыкны алдауларын дәвам итә. Хокук саклау органнары һәм банкларның кисәтүләренә карамастан, кайберәүләр алданып мошенникларның хисапларына зур күләмдә акчалар күчерә.
Мәсәлән, Никола-Березовка авылында яшәүче 55 яшьлек ир тиз акча эшләү турында реклама күреп, инвестицияләр белән акча эшләргә була. Нәтиҗәдә салган акчаларыннан колак кага. Барлыгы ул өч миллион сум акчасын югалта.
Банк исеменнән телефон аша шалтыратып, акчаларны хәвефсез хисапка күчерү кирәклегенә ышанып акчасыз калучылар да күп. Шундый юл белән Башкортстанда көненә берничә миллион сум акча югалту очраклары бар. Шулай ук телефон аша кредит алдырып алданулар да киң таралган.
Телефон компанияләре операторлары исеменнән шалтыратып, килешүне яңарту кирәклеге белән алдану очраклары да күп. Искә алыгыз – килешүләр чикләнмәгән вакытка төзелгән.
Бернинди телефон компанияләре, банклар, МВД хезмәткәрләре шалтыратуына да ышанмагыз!