Бакалавриат, специалитет яки магистратура программалары буенча белем алучы студентлар өчен VIII «Мин – профессионал» Бөтенрусия олимпиадасына теркәлү башланды. Гаризалар 2024 елның 12 ноябренә кадәр кабул ителә (https://yandex.ru/profi/registration/registration_info ), уку формасы мөһим түгел.
«Мин – профессионал» олимпиадасы һөнәри әзерлекнең ун юнәлеше буенча үткәрелә: агросәнәгать комплексы, азык-төлек технологияләре, корал һәм хәрби техника, табигать, инженер фәннәре һәм технологияләре, сәнгать, гуманитар, компьютер, педагогик һәм социаль-икътисади фәннәр, физик культура, медицина һәм сәламәтлек саклау.
Быел олимпиаданың сайлап алу этабы – 15 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр, ә азаккы туры 2025 елның февраленнән апреленә кадәр үтәчәк. Олимпиадада җиңүчеләр илнең алдынгы югары уку йортларына керү һәм Русиянең зур оешмаларында стажировка үтү өчен ташламаларга дәгъва итә ала. Медальләргә лаек булучылар өчен акчалата премияләр каралган.
«Мин – профессионал» олимпиадасының моннан алдагы VII мизгел йомгаклары буенча Башкортстаннан Уфа дәүләт нефть-техник университеты студенты Эмиль Шәрәфетдинов алтын медаль яулауга иреште. Ул 175 балл җыеп, «Химик технология» юнәлеше буенча җиңүче дип табылды.
Олимпиаданың VII мизгеленең йомгаклау этабында Русиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 32 мең кеше катнашты. Җиңүчеләргә 3872 диплом тапшырылды, алар арасында Башкортстаннан 37 студент – дипломнарга, ә дүрт кеше медальләргә лаек булды.
Фото: https://yandex.ru/profi