Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь , 17:35

Уфада "Милләт киләчәге" форумы узды

Чара Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерү өчен гранты ярдәмендә Башкортстан Республикасы татарлары Конгрессы һәмБашкортстан Республикасы "Азатлык" татар яшьләре берлеге тарафыннан оештырылды.

Уфада "Милләт киләчәге" форумы узды
Уфада "Милләт киләчәге" форумы узды

Бүген Уфа "Нур" татар дәүләт театрында Башкортстан Республикасы татар яшьләре көннәре кысаларында үткәрелгән “Милләт киләчәге" форумы үтте.
Монда Башкортстан Республикасы яшьләр һәм татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, актив татар яшьләре һәм Республикабызның "Азатлык" татар яшьләре берлеге "ветераннары" белән очрашулар булды.

Чара барышында 4 түгәрәк өстәл утырышы узды («Бөтендөнья татар яшьләре Форумының проектлары», «Татарларның тарихи коды: шәҗәрә өйрәнү сәнгате», «Бәхет ул – татар булу!», «Че гуглит татар блогеры?»). Аларның барсында да татар милләтенең, мәдәниятенең киләчәге турында сүз алып барылды, татар милли традицияләре һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмати алмашу үткәрелде.


Бәйрәмдә Уфа "Нур" татар дәүләт драма театры артистлары чыгыш ясады, алар арасында Гөлназ Мөхәммәдиева, Дамира Сәетова, Айнур Баянов, Гөлназ Биктимирова, ә Бүздәк районыннан үзешчән яшь артист Линар Гәрәев татарча рэп укыды.

Һәрбер килгән кунакка бүләккә "Милләт киләчәге" дип язылган футболка һәм Башкортстанда чыккан гәзит-журналлар бирелде.

Уфада "Милләт киләчәге" форумы узды
Уфада "Милләт киләчәге" форумы узды
Автор:Розалия Мирзаханова
Читайте нас: