Алдагы елның башыннан, ягъни январь аеннан, иминият (страховой) пенсияләре 7,3 процентка, төгәлрәк әйтсәк, уртача 1634 сумга артырга тиеш. Февраль аеннан пенсионерларга ай саен бирелә торган башка түләүләр (ЕДВ) шулай ук 7,3 процентка индексацияләнәчәк.
Апрель аеннан социаль пенсияләр 14,75 процентка күтәреләчәк. Акчага күчерсәң, бу 1981 сум тәшкил итә.
Әлбәттә, пенсиянең гомум күләме төрле кешенеке төрлечә булачак. Ул тупланган стажга, җыелган пенсия балларына, пенсионерның эш дәверендә алган хезмәт хакына бәйле.
Шатлыклы яңалык: быел эшләүче пенсионерларның пенсияләре эшләмәгән пенсионерларның пенсияләре белән бергә – бер үк вакытта һәм бер үк күләмдә күтәреләчәк. Моңа кадәр, 9 ел буена аларның пенсияләре күтәрелми килде. Күтәрелгән очракта да акчалата күләме эшләмәүчеләрнекенә караганда түбәнрәк иде.
Болай булгач, кесәләрегезне киңрәк тотыгыз, иптәшләр!
Фото: shkulev media holding