Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2024, 12:45

Электрон имза нигә кирәк?

«Санлы ликбез» агарту проекты кысаларында мәктәп укучылары өчен «Интернет челтәрендә гади электрон имза» темасына дәресләр узачак.

Электрон имза нигә кирәк?
Электрон имза нигә кирәк?

Әлеге чараны Русиянең Цифр үсеше, Мәгариф министрлыклары һәм «Санлы икътисад» җәмгыяте Русиянең мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге төп компанияләре белән берлектә оештыра. 2024 елның 21 октябреннән 24 ноябренә кадәр «Интернет» челтәрендә цифровойликбез.рф адресы буенча Интернетта хәвефсез эшләүгә багышланган видеороликлар һәм методик материаллар урнаштырылачак. Дәрес материаллары «Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты» тарафыннан тикшерелү үтте. «Санлы ликбез» проекты кысаларында укучылар өчен дәресләр илнең барлык төбәкләрендә дә узачак. Видеороликның төп герое Миша исемле ташбаш балыгы булачак, ул мәктәп укучыларына гади электрон имза технологиясе ярдәмендә Интернетка керү мөмкинлекләре һәм мәгълүматларны яклау турында сөйләячәк.

Сюжет буенча, Миша таркауланып, блокланмаган телефонын театр студиясендә караусыз калдыра, ә дуслары аның өстеннән шаяртып, аның хисабына интернет аша пиццага заказ бирергә карар кыла. Укытучы аларны туктата һәм гади электрон имзаның нәрсә булуын һәм аны кулланмауның җинаятьчеләргә әллә күпме мөмкинлекләр ачуын аңлата. Исегездә тотыгыз: кеше әйберләрен алырга ярамый, ә дусларыңны хөрмәт итәргә кирәк. Проект ярдәмендә укучылар Интернетта үзләрен хәвефсез хис итү генә түгел, аңлаешлы интерактив форматта цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен дә күтәрә алачаклар. Яшь буында әлеге күнекмәләрне үстерү Русиядә санлы иминлекне тәэмин итүгә һәм квалификацияле ИТ-кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән «Цифрлы икътисад» гомумдәүләт проекты бурычларына туры килә.

Проект 12 яшьтән өлкәнрәк укучылар өчен тәгаенләнгән, ата-аналар яки педагоглар белән карарга тәкъдим ителгән. Проект педагоглар өчен методик материалларны да үз эченә ала, аларны ОБЖ, информатика дәресләрендә яки ата-аналар җыелышларында файдаланырга мөмкин.

Фото: sutasul.ru

Электрон имза нигә кирәк?
Электрон имза нигә кирәк?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: