Бала тырнак кискеч белән уйный башлаган һәм аны очраклы рәвештә йотып җибәргән. Беренче сәгатьләрдә малайның хәле канәгатьләнерлек була, ләкин тиздән эчтәге чит әйбердән мөстәкыйль рәвештә котылып булмаячагы аңлашыла. Шуннан ашыгыч ярдәм чакыртырга булалар.
Тикшерүдән соң табиблар гомуми наркоз астында дәвалау фиброгастроскопиясен үткәрергә килешәләр. Операция барышында махсус эндокорзина – чит әйберне сак кына эләктереп алырга һәм чыгарырга мөмкинлек биргән махсус җайланма кулланалар.
– Әгәр андый әйбер эчәклеккә кереп китсә, аннан алу күпкә катлаулырак, хирургик юл белән алырга туры килер иде, – ди табиб-эндоскопчы Алик Сәлимгәрәев.
Заманча медицина инструментлары ярдәмендә тырнак кискечне пөхтә генә эләктереп алып, үңәчкә зыян китермичә тартып чыгарганнар. Берничә көн узгач, малайны хастаханәдән чыгарганнар, бала үзен яхшы хис итә.
Сәламәтлек саклау министрлыгы фотолары.