Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 октябрь , 10:07

Салават Юлаев һәйкәле кайчан реставрацияләнәчәк?

Һәйкәлгә тарихи-мәдәни экспертиза үткәрелде.

Салават Юлаев һәйкәле кайчан реставрацияләнәчәк?
Салават Юлаев һәйкәле кайчан реставрацияләнәчәк?

Тарихи-мәдәни экспертиза Уфада Салават Юлаев һәйкәлен саклау проектына уңай нәтиҗә бирде. Экспертиза бу елның 4-11 октябрендә үткәрелде, аның белән Петербургның «С.П. Бург һәм партнерлар»махсуслаштырылган ҖЧҖ хезмәткәрләре шөгыльләнде.

Скульптурада эчке каркас алыштырылачак. Моның өчен аны өлешләп сүтәчәкләр. Беренче монтаж процессының тарихи фотографияләре исәпкә алыначак. Һәйкәлнең чуен тышчасы реставрация эшләре вакытында беренчел рәвештә сакланачак, диелә документларда.

Эшләрнең бәясе 300 млн сум дип бәяләнә, аларны агымдагы елның ноябрендә башлау планлаштырыла.

Чыганак һәм фото: Башинформ.

Салават Юлаев һәйкәле кайчан реставрацияләнәчәк?
Салават Юлаев һәйкәле кайчан реставрацияләнәчәк?
Автор:Розалия Мирзаханова
Читайте нас: