Башкортстанда Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге журналистлар премиясенең быелгы лауреатлары билгеле булды. Тиешле күрсәтмәне Премьер-министр вазифаларын башкаручы Андрей Назаров имзалаган.
Премия түбәндәге журналистларга бирелде:
- "Ашказар" гәзитенең баш мөхәррире Рамил Мансуровка (махсус хәрби операция геройлары турында мәкаләләр циклы өчен);
- "Башинформ" мәгълүмат агентлыгының махсус хәбәрчесе Роман Якимчукка (иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисадый тематикага материаллар өчен);
- “Башкортстан” телекомпаниясе журналистлары Ләйлә Владимирова, Виталий Ермаков, Марс Камалетдинов, Дмитрий Каретко, Альбина Касыймханова, Нурислам Хәйриев, Айдар Шәриповка ("Башкорт каникуллары” проекты өчен).
Чыганак: Башинформ.