Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь , 12:40

“Мәдәният: сугыш һәм солых”

Ноябрьдә экраннарга шушы исемдәге документаль фильм чыгачак.

“Мәдәният: сугыш һәм солых”
“Мәдәният: сугыш һәм солых”

Ноябрьдә «Мәдәният: сугыш һәм солых» документаль фильмы ил буенча прокатка чыгачак. Ул мәдәни башлангычларга ярдәм буенча Президент фонды акчасына төшерелгән. Режиссеры – Александра Франк. Аны төшерүдә Русия кинорежиссеры һәм сценаристы Михаил Васьков, театр һәм кино актеры, Россия Дәүләт Думасы депутаты һәм танылган журналист Петр Толстой, мәдәният эшлеклеләре һәм иҗади белем бирүдә махсуслашкан югары уку йортлары студентлары катнашты.

– “СВО башлангач, мәдәниятнең иң яхшы вәкилләре илдән китте һәм без түбәнгә тәгәрәдек” фикер киң таралса да, без чынбарлыкта бөтенләй башка картинаны күзәтәбез. Яңа исемнәр барлыкка килә: алар – Россия мәдәниятен баетырга сәләтле шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар һәм музыкантлар, режиссерлар. Мәдәният Калининградтан алып Сахалинга кадәрил буенча үсә. Яңа кинофестивальләр барлыкка килә, Музейлар реставрацияләнә, иҗат мәктәпләре торгызыла. Фильмда мин тамашачыларга сәнгатьтә яңа дәвер килүен күрсәтергә телим. Анда бик күп яңа геройлар булачак, – дип аңлатты Александра Франк.

Фильмның премьерасы “зәңгәр экраннарда” 29 октябрьдә “Культура” каналында узачак. Кинотеатрларда ул 7 ноябрьдән күрсәтелә башлаячак.

Чыганак: https://minkultrb.ru/

“Мәдәният: сугыш һәм солых”
“Мәдәният: сугыш һәм солых”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: