Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь , 13:03

Ясалма акыл кемгә буйсыныр?

Ясалма интеллект (ЯИ) технологиясе көннән-көн ныграк тарала бара. Хәзер инде аны йөгәнләү кирәклеге ачыкланды. Бу җәһәттән БМО үз фикерен белдергән.

Ясалма акыл кемгә буйсыныр?
Ясалма акыл кемгә буйсыныр?

Берләшкән Милләтләр Оешмасы экспертларының ясалма интеллектны (ЯИ) көйләү буенча тәкъдимнәре билгеле булды. 

Бастырылган мәгълүматларга караганда, ЯИ үсеше өчен глобаль фонд булдыру тәкъдим ителә. Шул ук вакытта ул БМОның бәйсез структурасы белән идарә ителергә тиеш, диелә. Шулай ук ЯИ өчен мәгълүматлар белән идарә итү буенча глобаль структура булдыру тәкъдиме кертелә. Мисал итеп белгечләр Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасын телгә алган.

Моннан тыш, оешма эше кысаларында ясалма интеллект белән идарә итү мәсьәләләре буенча хөкүмәтара диалог башларга кирәклеге әйтелә. Бу, беренче чиратта, әлеге өлкәдә тәҗрибә алмашуны күздә тота. Шулай ук ИИ өлкәсендә стандартлар белән алмашуны оештырырга тәкъдим ителә.

Шулай ук БМО белгечләре оешманың генераль сәркатибенә буйсыначак махсус офис булдырырга кирәк, дигән фикердә.

Чыганак: Лента.ру.

Фото: Freepik.

Ясалма акыл кемгә буйсыныр?
Ясалма акыл кемгә буйсыныр?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: