Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь , 13:20

Уфада колоннада ачылды

Уфадагы яңа колоннаданы күрдегезме әле? Ул бик матур урында урнашкан. 

Уфада колоннада ачылды
Уфада колоннада ачылды

10 октябрьдә Уфада Агыйдел яры буенда колоннада ачылды. Тантанада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Абхазия Президенты Аслан Бжания, Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин катнашты. Радий Хәбиров сүзләренчә, колоннада башкорт һәм Абхазия халыкларының дуслыгын символлаштыра һәм Уфаның тагын бер визит карточкасы булачак. Нигезгә беренче таш узган елның 11 октябрендә салынган булган. 

Уфа колоннасы - Сухум яр буенда 1948 елда төзелгән корылманың күчермәсе һәм дөньяда шундый икенче корылма булып тора.

22 колоннадан торган корылманың биеклеге 12 метр тәшкил итә. Колоннада төнен яктыртыла.

Бу объект тирән тарихы булган мәңгелек дуслык символы буларак урнаштырылган. Узган гасырның 20 нче елларында Абхазия Башкортстанга азык-төлек продуктлары белән ярдәм итсә,  90 нчы елларда Башкортстан Абхазия халкына гуманитар ярдәм күрсәтте.

Чыганак: Башинформ. 

Уфада колоннада ачылды
Уфада колоннада ачылды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: